Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч приютында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды

Балалар учреждениесендә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнә, шуларның 15е – мәктәп укучылары.

Халыкара балаларны яклау көнендә “Шатлык” приютына 14 спорт велосипеды һәм сигез самокат тапшырдылар.

Аларны Балаларны яклау көне белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, «Руки помощи»  төбәк җәмгыяте башкарма директоры Олег Жидких һәм башкалар килде. Барысы да балаларга сәламәтлек һәм күңелле каникуллар теләде.

– Без инде 2015 елдан бирле приют белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ремонт белән булыштык, ә бүген велосипедлар һәм самокатлар бүләк иттек, безгә аларны алырга Казан спонсорларыэшмәкәрләре булышты,  – дип сөйләде Олег Жидких.

Балалар бик шатланды. Виолетта Королева һәм Денис Ибраһимов тугызынчы сыйныфка күчкән, икесе дә велосипедта йөрергә яраталар.

– Без кунакларыбызга бик рәхмәтле, җәен рәхәтләнеп велосипедта, самокатта  йөриячәкбез, – диде балалар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса