Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районның бәрәңге үстергән бердәнбер хуҗалыгында көненә 30 тонна уңыш җыеп алалар

Хуҗалык агрономы аны үстергәндә нинди кыенлыкларга юлыгулары турында сөйләде.

Элек безнең районда бәрәңге утыртмый торган хуҗалыклар юк иде. Хәзер икенче икмәкне бер генә КФХда үстерәләр икән. Хуҗалык агрономы аны үстергәндә нинди кыенлыкларга юлыгулары турында сөйләде. Бәрәңге кыры 17,5 гектар җирне биләп тора һәм Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге территориясендә урнашкан.

– Мин инде ун елга якын бәрәңге үстерү белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде агроном Александр Михайлов, – ә бу хуҗалыкта икенче ел эшлим. Без “Гала” дип аталган иң популяр бәрәңге сортларының берсен утыртабыз. Бу сорт мул уңыш бирә, яхшы саклана, ул бик тәмле дә. Без иртә яздан караңгы көзгә кадәр кырда. Бәрәңге бик күп тәрбия сорый торган, таләпчән үсемлек. Колорадо кортлары белән, башка корткычларга һәм авыруларга каршы даими көрәшәбез. Мәсәлән, яз һәм җәй дәвамында безнең басуга бер тамчы да яңгыр төшмәде. Без үзебезнең су сиптергеч машинабыз булганга һәм янәшәдә зур буа булганга гына, бәрәңгене үстерә алдык. Бәрәңгегә өч көн саен су сиптердек, гектарга йөз тонна су дигән сүз бу. Уңыш узган ел белән чагыштырганда яхшырак булыр дип өметләнгән идек. Ләкин ул шул ук дәрәҗәдә калды, начар түгел, көненә якынча 30 тонна җыябыз. КамАЗлар продукцияне сортларга бүлү складларына, аннан Казан базарларына алып китә. Бәрәңгедән тыш, без чөгендер дә үстерәбез, ул шулай ук 17,5 гектарны били. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса