Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы халык театры Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнә

Үзешчән талантларны алда яңа сынаулар көтә

“Балкыш” театр коллективы “Идел-йорт – 2023” төбәкара конкурсында катнашты. Алар үзләренең “Кайнар токмач” спектакленең видеосын җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр эше финалга чыккан һәм яңа сынауларга әзерләнә.

Тамашачылар Раилә Мөхсинова пьесасы мотивлары буенча куелган бу музыкаль комедияне беренче тапкыр быел март аенда Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә “Театр атналыгы” район фестивале кысаларында күрделәр. Артистларның уеннары шунда ук тамашачыларның күңелен яулады.

“Балкыш” халык театрының тарихы зур. Анда актерлык һөнәренә гашыйк кешеләр уйный. Алар арасында Илзирә Волкова да бар. Ул “Балкыш” коллективында балачактан ук уйный. Төрле рольләр башкара. “Кайнар токмач” спектаклендә аның персонажы – үзүзенә гашыйк, көйсез кыз, ул, бөтен дөнья аның тирәсендә генә әйләнә, дип саный. Шул ук вакытта ул һәрвакыт ниндидер күңелсез хәлләргә юлыга. Илзирә герое Гөлназның тормышта үзенең капмакаршысы булуын әйтә.

Халык театрының тагын бер артисткасы Рәфинә Ибраһимова үзен героена охшаган, дип саный. Икесе дә тыныч холыклы, хәлне контрольдә тотарга яраталар. Бу комедиядә барлыгы алты үзешчән талант катнаша. Алар барысы да кызыклы һәм төрле. Ләкин моңа инаныр өчен, аларның уенын үз күзләрең белән күрергә кирәк!

Коллектив белән 2017 елдан Фәнил Мисалов җитәкчелек итә. Ул Казан мәдәният институтын тәмамлаган, театр факультетында укыган. Бу аның режиссер ролендәге бишенче эше. Коллективта барлыгы унике кеше. Режиссер “Кайнар токмач” спектакленең актуальлеген билгеләп үтте, ул тамашачыларны студент елларына кире кайтара. Әлбәттә, артистларның уйнавы шомарсын өчен, мөмкин кадәр күбрәк репетицияләр таләп ителә. Шушы көннәрдә генераль репетиция узды һәм аны район башлыгы Илһам Кашапов карады. Бу артистлар һәм аларның режиссеры өчен бик җаваплы кичә булды.

– Һәр репетиция артистларның уйнавына яңалык кертә, бу аларның хәрәкәтләренә дә кагыла, шулай ук яңа фразалар барлыкка килә, чөнки камиллеккә чик юк. Шуңа күрә репетицияләр алга таба да дәвам итәчәк, – дип билгеләп үтте Фәнил Мисалов.

Конкурсның унике финалисты арасында безнең районның “Балкыш” театр коллективы да бар, шуңа күрә үзешчән талантларны алда яңа сынаулар көтә. Моңарчы да алар зур җиңүләр яулаган иде. 2021 елда шул ук “Идел-йорт” төбәкара конкурсында Гран-прига ия булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса