Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында агачлар утырттылар

Бу – 100 меңгә якын чыршы, нарат, тирәк үсентеләре

«Урман фест» акциясе кысаларында Иске Шигали авылы янында 100 меңгә якын нарат, тирәк, чыршы үсентеләре утырттылар. Чарада меңгә якын кеше катнашты – Питрәч районы, Казан оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары. Үсентеләр Саба урман хуҗалыгыннан китерелде.

«Урман фест»ка нигез салучы Фаил Әхмәтханов сөйләгәнчә, акцияне инде 5 ел үткәрәләр.

- Мин төзелеш эшләре белән шөгыльләнәм, материал сыйфатында шул исәптән агачларны да кулланабыз. Беренчел идея шул ысул белән табигатькә зыянны каплау иде. Бүген без урман байлыкларын кайтарып кына калмыйбыз, хәтта арттырабыз да, аларны киләчәк буыннарга калдырабыз, - дип билгеләп үтә ул.

Хәйрия акциясе тиз арада зур масштаб алды. Анда төрле өлкә вәкилләре, хезмәттәшләр, гаиләләр катнаша башлады. 

- Без акциягә кушылырга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш дигән карарга килдек. Бу яхшы эш, урман фондын тулыландыруга үз өлешеңне кертү өчен менә дигән мөмкинлек, - диИндивидуаль торак төзелеше федерациясе президенты Рамил Усманов.

- Без хезмәттәшләребез белән планетабызны яшел үсемлекләр белән тулыландырырга килдек, - ди Ленино-Кокушкино авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Сатаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса