Питрәч районында Мәңгелек ут хәзер гел янып торачак
Тантаналы рәвештә утны кабызу Ватан Геройлары көненә багышланды
Район үзәгенең Җиңү паркында Мәңгелек ут кабыздылар. Хәзер ул һәрвакыт – кышын да, җәен дә көндез һәм төнлә янып торачак:
«Безнең киләчәк һәм тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен корбан иткән кешеләрнең батырлыгы турында истәлек мәңгелек булсын», – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Илһам Кашапов.
Тантаналы чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланды. Биредә хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре катнашты. Алар авылдашларын, әтиләрен, улларын бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа