Бүген ул фотоэшләрне бәяләүдә катнашты
.jpg)
Питрәч редакциясенең фотокорреспонденты Илшат Гайсаров «Безнең профсоюз» республика конкурсының жюри әгъзасы булды.
"Бөтен республика буенча 92 гариза килде. Эшләр дүрт номинация буенча бәяләнде: "Шәхес портреты", "Эш көннәре", "Стоп-кадр", "Тамашачылар симпатиясе призы", - дип сөйләде Илшат Гайсаров.
.jpg)
Конкурсның максаты - һәвәскәр фотолар аша җәмгыятьне профсоюз эшчәнлеге белән таныштыру, җәмәгатьчелек фикерендә профсоюз имиджын арттыру, иҗади хезмәт һәм һөнәргә хөрмәтле мөнәсәбәтне саклау.
.jpg)
Иң яхшы эшләрнең җиңүчеләре 12 майда билгеле булачак.