Питрәч хәрби комиссариаты ир-атларны контракт буенча хезмәткә җыя
Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм пособиесе (подъемное), матди ярдәм һәм башка гарантияләр бирелә
Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү турында контракт төзергә теләүче Питрәч районы гражданнары өчен мәгълүмат:
Контракт вакыты: хәрби хезмәтне үтү турында контракт 11 айга төзелергә мөмкин.
Акчалата тәэмин итү күләме: ай саен 26575 сум, ярдәм пособиесе (подъемное) 18539 сум (бер тапкыр), матди ярдәм 18539 сум (бер тапкыр), контракт төзегәндә 1 ел һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә 195000 сум.
Махсус хәрби операциядә катнашканда: көн саен 4240 сум, ай саен 2 оклад – 25490 сум (вазыйфасы буенча). Барлыгы: 152690 сум.
Өстәмә рәвештә: актив һөҗүм итү хәрәкәтләрендә катнашканда 8000 сум (көненә), самолетны юкка чыгарган өчен 300000 сум, юк ителгән вертолет өчен 200000 сум, юк ителгән БПЛА өчен 50000 сум, юк ителгән танк өчен – 300000 сум, юк ителгән БМП, БМД, МТЛБ, САУ, С-300, “Бук”, “Тор”, “Оса”, залп ут реактив системасының хәрби машинасы өчен – 50000 сум, дошман көчен юк итүдә аерылып торган хәрбиләргә түләүләр, шулай ук башка йөкләнгән бурычларны хәл иткән өчен 100000 сумга кадәр.
Социаль гарантияләр: сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алу, сугыш хәрәкәтләрендә катнашу вакытында 1 көнне 3 көн хезмәт итүгә исәпләү, азык-төлек һәм әйберләр белән тәэмин итү, хәрбиләрнең тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү.
Контракт төзү тәртибе: яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә, кирәкле документлар һәм бланклар тапшырырга һәм тутырырга, медицина тикшерүе узарга, сайлап алу пунктында күрсәтмә алырга.
Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар шәхси тәртиптә, үз теләкләре буенча, язма гариза белән карала.
Элемтә өчен телефон: 88436730687.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа