Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан өйләнде

Бу көнне пар бу вакыйганы зурлап билгеләп үтмәде, ә икенче көнне хатыны ирен ерак юлга – хәрби хезмәткә озатты.

Питрәч ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операция зонасына китүче хәрби хезмәткәрнең никахы теркәлде.

Александр Х. һәм Юлия Х. 13 ел элек Санкт-Петербургта танышалар. Бергә эшлиләр: хатын - проводница, ир – пассажир теплоходында моторист. Бүген аларның ике уллары үсә: олысына – 11 яшь, кечесенә – дүрт яшь. Аларның әтисе хәрби хезмәт үтәр өчен контракт төзегән, ә китәргә бер көн кала яраткан кешесе белән никахын рәсми рәвештә теркәгән. Ир белән хатын элек Ярославль өлкәсендә яшәгәннәр. Балалары белән бергә ярты ел элек хатынының туган ягына Кощак авылына кайтып урнашканнар. Александр Х. махсус хәрби операциядә катнашу турында күптән уйлап йөргән.

– Нигә бармаска? Анда минем танышларым, иптәшләрем хезмәт итә. Барысы да, Аллага шөкер, исән-саулар. Әлбәттә, борчылам. Юләрләр һәм үлгәннәр генә бернәрсәдән дә курыкмый. Мин хәрби хезмәткә әзер, – дип билгеләп үтте ул.

14 ел элек Александр Х. Мәскәүдә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, дәрәҗәсе буенча кече сержант.

Никахлашу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Ул беренче булып яңа өйләнешкәннәрне котлады.

– Нык гаиләләр – бу безнең кече ватаныбызның һәм Россиянең чәчәк атуының нигезе. Махсус хәрби операция башлану белән илебезнең күп кенә ир-атлары Ватанны саклау өчен авыр, әмма бик мөһим карар кабул иттеләр. Александр, сез дә алар арасында. Сезнең бу карарыгыз зур хөрмәткә лаек. Сезгә бу юлны үткәндә чыдам, көчле булуыгызны телим. Иң мөһиме, сезнең артта бөтен ил, сезне яклаучы һәм хөрмәт итүче халык торганын онытмагыз, – дип ассызыклады Илһам Миңнеханович.

Гаилә берлеген рәсми рәвештә Питрәч районы ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева теркәде. Ул никахлашу турында таныклыкны гаилә башлыгына тапшырды.

– Бу ике кешегә бирелә торган бердәнбер документ. Аны югалтмагыз, һәм аның белән бергә мәхәббәтегезне саклагыз. Хәзер сез законлы рәвештә ир белән хатын булдыгыз. Гомерегез бәхетле, мәхәббәтегез гомерлек булсын, – дип теләде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең никахларын үзләре теләгән көндә кыска вакыт эчендә, хәтта ЗАГСка мөрәҗәгать иткән көнне дә теркиләр. Үзең белән раслаучы документлар булырга тиеш, мәсәлән, хәрби хезмәтне үтүгә контракт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса