Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә керәшен телендә келәү үткәрделәр

Хезмәттән соң руханилар түгәрәк өстәл артында мәхәллә кешеләре белән очраштылар.

Питрәч авылында Изге Николай чиркәвендә керәшен телендә литургия узды. Аны Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле, иерей Димитрий Сизов үткәрде. Келәүгә бөтен районнан мәхәллә кешеләре җыелды. 

Келәүдән соң аш бүлмәсендә руханиларның керәшеннәр белән очрашуы булды. Питрәч авылының Никольск чиркәве настоятеле, иерей Владимир мәхәллә кешеләрен район үзәгендә собор чиркәве төзүгә әзерлек барышы белән таныштырды. Яңа чиркәүдә ике телдә: чиркәү-славян һәм чиркәү-керәшен телендә келәүләр үткәреләчәк.

Шулай ук православие дине, Евангелие һәм келәү итү нигезләрен өйрәнү мәсьәләсе каралды. Очрашуда катнашучылар рухи әңгәмәләренең вакытын һәм даимилеген билгеләделәр. Очрашулар апрель һәм май айларында, сишәмбе көнне кич белән Питрәчтәге Никольск чиркәвендә узачак дигән карарга килделәр. Бирегә православие нигезләрен өйрәнергә теләгән һәркем чакырыла.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса