Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрау - керәшеннәрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе

Аны изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Питрау уразасы тәмамлангач билгеләп үтәләр.

Безнең әби-бабайлар чорында Питрау йолаларга бай була. Кичләрен кызлар һәм егетләр чәчәкләр һәм үләннәр җыеп алып кайтып, өйләрен, капкаларын бизәү, шулай ук шифалы төнәтмәләлр әзерләү өчен урманга бара торган булган. Халык ышанулары буенча, нәкъ менә изге Петр һәм Павел көнендә барлык үсемлекләр шифалы, могҗизалы дәвалау көче белән тулылана. Шулай ук бәйрәмдә яшь егетләр үзләренә кәләш сайлаган, керәшеннәр арасында: «Питрауда кызлар сайлыйлар, Пыкрауда туйлар ясыйлар», - дигән әйтем дә бар. Бу вакытта кавышкан парларның гаиләләре ныклы була дип саналган. Бәйрәм вакытында соңгы җәйге уеннар үткәрелә, аннан соң авыл халкы уңыш җыюга керешә.
Бүген дә Питрау керәшеннәрнең үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калырга ярдәм итә. Быел бәйрәмне онлайн-форматта билгеләп үттеләр. Социаль челтәрләрдә без бәйрәмнең төп атрибутлары – чәчәкләр тотып матур милли киемнәрдә төшкән йөзләгән фото күрдек. Керәшен авылларыннан барлык фольклор коллективлар - Керәшен Сәрдәсеннән «Чулпы» һәм «Сәяр», Кәвәлдән «Асыл тәңкә», Кибәчтән «Беләзек» ансамбльләре табигатькә чыгып, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, җыр һәм бию традицияләрен, көнкүрешен чагылдырган күпкырлы тормышы турында сөйләделәр.
Питрау Онлайн эстафетасын безнең район 17 июльдә кабул итәчәк. Безнең артистларыбызның чыгышларын tuganaylar.ru к сайтында күрергә мөмкин булачак .
Реклама хокукында 0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса