Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч фермеры 19 миллион сумлык грант отты

Без аның бу зур сумманы нәрсәгә тотачагын белдек.

- Шушы кыска гына вакыт эчендә без утны да, суны да кичтек, - диде ул, елмаеп. - Үрдәкләр, бройлерлар, йомырка сала торган тавыклар үстереп карадык, - дип искә ала фермер.
Нәтиҗәдә, бергәләп киңәш-табыш иткәннән соң, йомырка сала торган тавыклар сату белән шөгыльләнергә дигән карарга киләләр. Бүген инде бар да җайга салынган. Тикшерелгән тәэминатчылардан тәүлеклек чебешләр сатып алалар да, аларны 1750 башка исәпләнгән идәне җылытылган зур корпуска күчерәләр. Ул әле күптән түгел генә, ике ел элек төзелгән.
- Биредә ашату, эчертү, һавага чыгарып йөртү каралган. Төрле азык кулланабыз, ышанычлы җитештерүчеләрдән сатып алабыз. Без кошларны 3-4 ай үстерәбез, аннары сатабыз, - дип сөйләвен дәвам итә Сергей Александрович.
Ул, тавыкларны, нигездә, Питрәч районында яшәүчеләргә сатарга тырышам, дип ассызыклый. Бу эшмәкәргә дә, потенциаль сатып алучыларга да отышлы.
- Берәүгә дә ерак барырга, юлга акча әрәм итәргә кирәкми. “Үзебезнекеләр”нең ышанычын яулау безнең өчен дә мөһим, - ди кошчы.
Быел Сергей Селиванов йомырка сала торган тавыкларны инде ике партия саткан. Хәзерге вакытта корпус буш тора, әмма фермер алдында яңа мөмкинлекләр әле ачылган гына. Ул крестьян-фермер хуҗалыклары арасында проектлар конкурсында зур уңышка иреште – “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грант алучыларның берсе булды.
- Миңа 19 миллион сум акча бирәләр. Акча Надеждино авылында яңа корпус һәм 80 мең баш тәүлеклек кош-корт сатып алуга тотылачак, - дип уртаклашты грант алучы.
Бу корпус янәшәдә генә урнашкан, ул инде автоматлаштырылган һәм тулысынча җиһазландырылган. Әмма ул яхшы хәлдә түгел әле. Идәнне тигезләргә, вентиляция куярга кирәк.
Фермерның алда мәшәкатьләре күп, әмма бу аны куркытмый.
- Грант – алга таба үсеш өчен менә дигән мөмкинлек һәм бик зур ярдәм, - дип саный эшмәкәр. – Хәзер мин барлык идеяләрне тормышка ашыру өчен яңа сезон җиткәнен көтәм. Алда зур эшләр көтә, мин моңа әзер, - диде ул әңгәмәбезне йомгаклап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X