Шул уңайдан, хәбәрчебез София Егорычева Питрәч районы прокуроры Алмаз Әхмәтшин белән очрашты һәм узган елдагы эш нәтиҗәләре, коллектив һәм яңа елга һөнәри бурычлар турында сорашты
Россия прокуратурасы институты 1722 елның 12 гыйнварында Бөек Петр Указы белән барлыкка килә.
- Алмаз Идрисович, коллективыгыз турында сөйләгез әле?
- Безнең коллектив бердәм, һәммәсе дә үз эшенең чын осталары. Һәр оператив хезмәткәргә күзәтчелекнең билгеле бер юнәлеше беркетелгән, әмма без теге яки бу проблемалар буенча бер-беребезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Бүген бу алты кеше: мин, минем урынбасарым - Петр Глухов, ярдәмчеләр - Гүзәл Хәмидуллина һәм Булат Гыйльфанов. Ул узган елның көзендә Нурлат шәһәре прокуроры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Игорь Осипов урынына килде.
Шулай ук безнең бердәм коллективта беренче разрядлы өлкән белгеч Лилия Шаһиева һәм прокуратура шоферы Булат Зыятдинов эшли.
- Район прокуратурасының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләгез әле. Питрәчлеләр нинди проблемалар белән еш мөрәҗәгать итә?
- 2020 ел эчендә без 533 закон бозу очрагын ачыкладык, аларның нәтиҗәләре буенча 61 законсыз норматив актка протест ясалды, 24 дәгъва судка җибәрелде, федераль законнарны бозуларны бетерү турында 264 күрсәтмә бирелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча 304 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 19 вазыйфаи затка административ җаваплылык билгеләнде. Узган ел безгә шулай ук 472 мөрәҗәгать керде, шуларның 274е каралды. Җир законнары, хезмәт һәм торак законнарын бозу, пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән еш мөрәҗәгать иттеләр.
- Прокуратура органнарында эшләү күп вакыт аладыр, мөгаен. Эшегез бик тыгызмы?
- Прокуратурада эшләү сабырлык һәм күп көч таләп итә. Без бит документлар белән генә түгел, турыдан-туры халык, кешеләр белән дә эшлибез. Һәр мөрәҗәгать артында үз сораулары, проблемалары белән конкрет кеше тора. Бу бездән игътибар белән эш итүне таләп итә. Кайбер очракларда консультация кирәк, кемдер өчен безнең ярдәм бик вакытлы һәм хәлиткеч була.
- Сез хезмәткәрләрегез алдында агымдагы елга нинди максатлар һәм бурычлар куясыз?
- Безнең максатларыбыз һәм бурычларыбыз үзгәрми – бу дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм һәр кешенең ирекләре һәм хокуклары үтәлешенә күзәтү.