Питрәч районына РФ Диния нәзарәте рәисе кайтты
Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Татарстанга Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинов кайтты. Ул үзенең туган авылы Шәледә дә булды.
Ул урта мәктәпкә барды, җирле музей экспонатлары белән танышты. Аннары мәдрәсә шәкертләре белән очрашты, укытучылар белән сөйләште, дәреслекләр бүләк итте. Шулай ук олы кунак мәчетне дә читләп узмады, Аллаһ йортында ул намаз укыды.
Район өчен бу визит республика мөселманнары өчен бөек датага багышланган чараларның соңгы ноктасына әверелде. Район үзәгендә туган якны өйрәнү музее фондларыннан күргәзмә һәм ислам системасы турында китаплар экспозициясе эшләде. «Кинокадр» кинотеатрында «Идел Болгарыннан Казан ханлыгына кадәр» дигән фильм күрсәтелде. Ә мәктәпләрдә тематик сыйныф сәгатьләре узды, анда балаларны тарихи фактлар белән таныштырдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia