Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында эшсезләрне ярдәмсез калдырмыйлар

Безнең районда үзизоляция режимы белән эшсезләр саны артты. Аларга ничек ярдәм итәләр, безнең материалда укыгыз.

Шәһәргә якын булу сәбәпле, питрәчлеләр еш кына Казанда эшкә урнашалар. Үзизоляция чорында башкала тормышы тукталды, бөтен нәрсә ябылды. Предприятиеләр зур зыян күрде, кешеләр эшсез калды. Шул исәптән, безнең район халкы да.

Статистика


Март аенда Питрәч районында 76 кеше эшсез булып теркәлсә, июль ахырына бу сан 1085кә җиткән, аларның 570е – Көек һәм Иске Шигали авылларында яшәүчеләр.
Хәзер безнең районда 56 вакансия бар. Теләк булган очракта, питрәчлеләргә шәһәрдә эш табып бирергә мөмкиннәр. Аларга Казанда эшкә урнашу өчен юллама бирәләр.


Ярдәм чаралары


Июнь аеннан эшсезлек буенча пособие өч тапкыр арткан. Хәзер питрәчлеләр 1500 сум урынына 4500 сум ала. Бу инде озак вакытлар эш эзләгән кешеләргә түләнә.
Үзизоляция чорында эшсез калган кешеләр ай саен 12130 сум акча ала башлаган. Бу сумманы август ахырына кадәр түләячәкләр. Балалары булган эшсезләргә дә ярдәм итәләр - һәр балага өстәмә рәвештә 3әр мең сум бирәләр.
Эш бирүчеләр дә киеренке минутлар кичерә. Әгәр алар 3 айга кадәр сезонлы эшләргә кешене эшкә алсалар, мәшгульлек үзәге аларга ярдәм итәчәк. Бу очракта эш бирүчегә үзенең хезмәткәренә түләгән 12130 сумлык хезмәт хакын компенсациялиләр.


«Россиядә эш» сайты турында


Эшсез сыйфатында теркәлү яки эшсезлек буенча пособие түләүгә гариза бирү өчен мәшгульлек үзәгенә бару мәҗбүри түгел. Боларның барысын да «Россиядә эш» сайтында онлайн-режимда эшләргә мөмкин. Шулай ук порталда буш вакансияләр карарга, резюмеларны урнаштырырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса