Безнең районда янгынга каршы махсус режим әлегә төгәлләнде.
Шулай да хәл киеренке кала һәм янгыннар чыгу куркынычы зур. Мондый хәлне булдырмый калырга да, шулай ук саксыз эш итү нәтиҗәсендә китереп тә чыграрырга мөмкин.
Район янгын күзәтчелеге мәгълүматы буенча, соңгы ике атнада, янгын сүндерүчеләр коры үлән, чүп-чар һәм башка янучан матдәләрнең янып китүен сүндерү өчен берничә урынга чыкты. Күп тапкырлар кисәтүгә дә, ачык һавада учак ягуны тыюга да карамастан кеше янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза.
Шушы көннәрдә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча төп идарәсе мәгълүматы буенча, республиканың барлык 45 регионында өченче класслы янгын куркынычы көтелә. Бу хәзерге вакытта ТРда билгеләнгән коры, эссе, җиләс һава торышы белән бәйле.
Авыл хуҗалыгы җирләрендә ут куллану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын куркынычы фаразлану сәбәпле, табигатьтә, торак йортларда, дача йортларында, шулай ук янәшәдәге урманнарда янгын чыгу куркынычы булуын аңлата.
Өченче, беренче өч класслы табигый янгын куркынычы янаган урман участокларын һәм шулай ук эшләр башкарыла торган, кешеләр күп йөргән урыннарга патруль үткәрелә. Әмма монда белгечләр тырышлыгы гына җитми. Һәркем моңа җаваплы караганда гына, гадәттән тыш хәлне булдырмый калырга мөмкин.
Районда янгын куркынычы зур, шул уңайдан район җитәкчелеге һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгечләре район халкына мөрәҗәгать итә:
Коры үләнне һәм көнкүреш калдыкларын якмагыз, тиеш булмаган урыннарда тәмәке төпчекләрен, янучан матдәләрне калдырмагыз, шушы көннәрдә ачык һавада ут кабызмагыз. Мондый гамәлләрнең нәтиҗәләре начар булырга мөмкин. Кеше барысын да контролдә тотмаса, ялкын торак корылмаларына, урман массивына кабарга мөмкин.
Игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!