Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр! Игътибар!

Безнең ил коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле бик катлаулы хәлдә калды. Хәлнең җитдилеге турында сез ишетеп беләсез.

Шуңа күрә инфекция йоктырмас өчен, сезгә өйләрегездә генә калырга киңәш итәм. Чөнки без бары тик уртак көч белән, бер-беребезгә, якыннарыбызга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән караганда гына вирусны җиңүгә, район территориясендә аның таралуына юл куймауга ирешә алачакбыз.
Президент игълан иткән мәҗбүри яллар массакүләм күңел ачу өчен түгел. Хәлнең җитдилеген һәркем аңларга, якыннарының сәламәтлеге һәм киләчәге турында һәркем кайгыртырга тиеш. Барлык саклык чараларын үтәвегезне, сәфәрләргә чыгуны планлаштырмавыгызны, кунакка йөрешүләрне туктатып торуыгызны, өйдә генә торуыгызны сорыйм. Урамга зур ихтыяҗ килеп туганда гына - азык-төлек алырга яки даруханәгә барганда, сәламәтлегегезгә куркыныч янаганда гына чыгыгыз. Балаларыгызга аеруча игътибарлы булыгыз, аларны өйдән чыгармагыз. Без барыбыз да дисциплинаны үтәгәндә генә әлеге чараның нәтиҗәсе булачак.
Әйдәгез, карантинга җитди карыйк һәм үз тормышыбызны һәм якыннарыбызның гомерләрен куркыныч астына куймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик!

Илһам Кашапов,
Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса