Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылды

Быел ул Туган телләр елына багышлана.

Безнең республикада инде ничә еллар "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үткәрелеп килә.
Акциянең максаты - халыкны, бигрәк тә яшьләрне, балаларны татар телендә сөйләшүгә өндәү, кибетләрдә, урамда, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе Питрәч районында һәр ел саен уза. Аның кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар уза.
Быел бу акциягә беренчеләрдән булып балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кушылды. Балалар тәрбиячеләре белән бергә урамга чыгып узып баручыларга плакатлар таратты, татар телендә шигырьләр сөйләп күрсәтте. Мәсәлән “Айгөл “ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урамда Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын гармунга җырладылар.
Акция әле дәвам итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез