4 октябрьдән районда яңа айлык старт ала.
4 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр узачак гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында, питрәчлеләргә төрле гадәттән тыш хәлләр булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, быел үзенең 84 еллыгын билгеләп үтүче гражданнар оборонасы тарихы турында сөйлиячәкләр, учреждениеләрдә һәм оешмаларда планлы өйрәнүләр һәм эвакуацияләр үткәрәчәкләр. Чараларны районның уку йортларында да үткәрергә планлаштыралар.