Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яңа җитәкче тәкъдим итәбез

ЯҢА БИЛГЕЛӘНЕШ

Питрәч районының административ-техник инспекциясе җитәкчесе итеп Җиһаншин Ришат Илдар улы билгеләнде. Ришат Илдар улы Питрәчтә туган. "ТИСБИ" Идарә университеты” югары һөнәри белем бирү фәнни мәгариф учреждениесен тәмамлаган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Питрәч районындагы финанс-икътисад бүлеге консультанты, "Сбербанк” ААҖ филиалы финанс идарәсенең бизнес планлаштыру, бюджетлаштыру һәм тарифлар бүлеге икътисадчысы, Питрәч районының “ЦКС” МУП җитәкчесенең җир мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшләгән. Өйләнгән, ике баласы бар.
Питрәч районының административ-техник инспекциясе район территориясендә чисталык һәм тәртип тәэмин итү, төзекләндерү өлкәсендә административ-техник күзәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Гражданнарның, вазыйфаи һәм юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең төзекләндерү кагыйдәләрен көйләүче норматив-хокукый актларның: әйләнә-тирә территорияләрнең, инженерлык корылмаларының, тышкы яктырту объектларының, яшел үсентеләрнең, коммуникацияләренең, тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларының торышы һәм үтәлеше, сәүдә объектларының, күп фатирлы һәм шәхси йортларның территорияләрен карап тоту, җир һәм төзелеш эшләре алып бару кагыйдәләре таләпләрен үтәвен контрольдә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса