Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчтә «Автоледи» район конкурсы узды

    Конкурсантлар төрле авыллардан килделәр.

    Кощак авылында яшәүче Айгөл Гыйниятуллинаның машина йөртү стажы - 10 ел. Автоледи призлы урын алырга омтылды. Һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белгән призерлар өчлегенә керде дә. Бу этап ДОСААФ җирле оешмасы бинасында узды. 20 минут эчендә автоледилар 20 сорауга дөрес җавап бирергә тиеш иделәр. Икенче этапта конкурсантлар үзләренең машина йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. Фигуралы йөртү буенча сынаулар ябык мәйданда, стадион янында узды. Катнашучыларны эстакадага күтәрелү, парковка, борылыш һәм гаражга керү кебек биремнәр көтте.
    Беренче урынны алган Юлия Барлева барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыкты. Автомобиль руле артында ул инде 13 ел.

    Мондый конкурслар файдалы һәм бик кирәк, чөнки алар стажлы машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә яңартырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте җиңүче.

    Барлык призерлар да истәлекле бүләкләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: