Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә кунакта 21 гасыр рыцарьлары

Быел җәй безне бик күп кызыклы вакыйгалар көтә, шул уңайдан, без реконструкция тарихы белән якыннан танышырга Һәм мондый чараларны оештыру белән шөгыльләнүче кешеләр турында тулырак сөйләргә булдык. Ачыкланганча алар безнең районда да бар икән.

Тарихи реконструкция - билгеле бер чорның тарихи мәдәниятен торгызу процессы. Мәсәлән, бу 14 гасыр үрнәкләрен торгызу яки ниндидер тарихи вакыйганы күрсәтү булырга мөмкин. Тарихи реконструкция хәрәкәте тарих һәм сәнгать белән кызыксынучы кешеләр арасында киң таралган. Тарихи хәрәкәтне торгызу төрле элементлардан тора. Мәсәлән, костюмнар, корал һәм көнкүреш кирәк-яраклары. Мөмкин булганча барлык элементларны да бер үк чор материалларыннан әзерлиләр.
- Мин бу хоббига акрынлап килдем. Питрәчлеләрнең мондый шоуны үз күзләре белән беркайчан да күргәннәре булмавын аңладым һәм Сабантуй бәйрәмендә беренче күрсәтмә көрәш үткәрергә карар иттем. Безгә кунакка Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан «Ушкуй» клубы егетләре, Казаннан «Нюрнберг» һәм «Хантер» клубларыннан көрәшчеләр килде. Без питрәчлеләрдә бу көрәш зур кызыксыну уятуын күрдек, хәзер катнашучыларны бөтен республикадан чакырып, җитди, зур ярышлар уздыру планыбыз бар, - дип сөйләде тренер һәм Питрәчтәге «Крепость» клубына нигез салучы Александр Буздалов.
- Безнең клуб ундүртенче һәм унбишенче гасырның беренче яртысында көнбатыш Германиядә булган выакыйгаларны реконструкцияләү белән шөгыльләнә. Бу клуб Россиядә иң борынгы клубларның берсе. Казан шәһәрендә безнең бүлек 2007 елдан бирле эшли. Бездә бөтен Россия буенча унга якын бүлек һәм Германиянең үзендә якынча 3-6 бүлек бар. Без Питрәчкә Александр Буздалов чакыруы буенча килдек, хәзер Питрәчтә шөгыльләнәбез.
Тарихи фехтование күнекмәләренә кече яшьтән үк өйрәнергә була. Мондый дәресләр һәм тренировкалар, һичшиксез, физик яктан да үстерәчәк, үз-үзеңә ышанычны да арттырачак. Сер итеп тагын шуны әйтәм, кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибә барлыкка киләчәк, чөнки теләсә кайсы фестивальгә бару - ул төрле төбәкләрдән килгән кешеләр белән танышу, дуслашу дигән сүз. Мондый сугыш вакытында ир-ат үзенең бөтен агрессиясен чыгара дигән фикер дә бар. Һәм бу да бик дөрес, - дип сөйли «Нюрнберг» клубы вәкиле Игорь Парамыгин.
- Минем клуб 2009 елда оешкан иде. Элек без «Нюрнберг» клубы бүлекчәсе идек, хәзер Йошкар-Оланың бәйсез клубы булдык. Мин балачактан тарихны бик яраттым һәм үз шәһәремдә реконструкторлар барлыгын белгәч моның белән шөгыльләнергә булдым. Бөек Ватан сугышы темасын яратсам да, Урта гасырлар чоры белән кызыксына башладым, һәм бу да миңа бик ошады. Яңа реконструкторларга тарихны өйрәнергә киңәш итәр идем. Чөнки чын тарихи реконструктор – ул тирән һәм җитди белемнәре булган кеше. Безнең клубта бу тарих буенча фәнни эшләр һәм диссертацияләр яза торган егетләр, - дип уртаклашты Йошкар-Ола шәһәрендәге клубка йөрүче Дмитрий Завьялов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X