Питрәчтә ТР Сәнгать-эксперт советының күчмә утырышы узды
Җәмгыять

Питрәчтә ТР Сәнгать-эксперт советының күчмә утырышы узды

Мәдәният йорты фойесында халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Безгә республиканың төрле районнарыннан үз кул эшләре һәм милли ризыклары белән мастерлар килде. Мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының халык сәнгать кәсепләре буенча Сәнгать-эксперт советы вәкилләре мәдәниятне үстерү проблемалары турында фикер алыштылар, грант ярдәме турында сөйләштеләр.
Өстәмә рәвештә «Мәдәни десант» проекты кысаларында катнашучыларның укыту семинарлары оештырылды.
Проект Татарстан Республикасы халык мәдәниятен үстерү, саклау һәм актуальләштерү максатларында тормышка ашырыла.


Туган телдә сөйләшәбез