Питрәчтә яңа һәйкәл булачак
Статистика буенча, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының 70-75 проценты - десантчылар. Илебез өчен катлаулы заманнарда, хәрби бурычларны оператив хәл итү өчен, беренче чиратта, нәкъ менә алар җәлеп ителә. Питрәчнең күп кенә егетләре бу элиталы гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм хезмәт итә.
- Һава-десант гаскәрләре ветераннары гадәти кешеләр, - дип сөйли якташыбыз, Татарстанның десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов, - без мәктәпләргә шефлык итәбез, хәрби-патриотик яшүсмерләр клублары оештырабыз, белем бирү учреждениеләрендә батырлык дәресләре оештырабыз, хәрби-кыр уеннары һәм палатка җыеннары үткәрәбез. Шунысы куанычлы, балалар безгә актив ярдәм итәләр һәм алар да бик теләп катнашалар. Әйтик, узган сентябрь аенда без Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның кече ватанында хәрби-кыр уеннары, патриотик клублар арасында республика турниры уздырдык.
Десантчы-ветераннарның төп бурычы - патриотизм һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Быел һава-десант гаскәрләренә 90 ел була.
Бу вакыйга уңаеннан без Питрәч районында сугышчы-десантчыларга һәйкәл куярга булдык. Ул намус, герой, батырлыкны гәүдәләндерәчәк. Һәйкәл ветераннар өчен дә, яшь буын өчен дә бик мөһим, ул Ватаныбыз улларының батырлыгы һәм тугрылыгы турында барысына да искә төшереп торачак.
Һәйкәл кую мәсьәләләре буенча район башлыгы Илһам Кашапов белән дә фикер алыштык, ул идеяне хуплады. Безгә Җиңү Паркы территориясендә урын бирделәр, һәм без инде эшкә керештек. Үз көчебез белән эшлибез, бу эштә Питрәч десантчылары гына түгел, башка районнардан да безнең берлек әгъзалары катнашалар. Үз акчабызга төзибез. Билгеләнгән вакытка, ягъни 2 августка - десант гаскәрләре көнендә аның тантаналы ачылышы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа