Алга
  • Рус Тат
  • Путевка акчасын кире кайтарып буламы?

    Туристик агентлыкка сәяхәт өчен акча түләсәгез дә, сез теләсә кайсы вакытта юлламадан баш тарта аласыз һәм сезгә акча кире кайтарылырга тиеш. Әмма моның өчен сәбәпләр әһәмиятле булырга тиеш.

    Туристик агентлык белән килешүләрне өзү сәбәбе тормыш шартларында чыннан да зур үзгәрешләр генә булырга мөмкин. Мәсәлән, сәяхәт датасын үзгәртү, валюта курсының кискен үзгәрүе, чөнки аның нәтиҗәсендә туристик тариф шактый артырга мөмкин. Яисә инде авыру, виза бирүдән баш тарту, илдән чыгу тыюлыгы сәбәпле, турист ял итәргә бара алмаса. Билгеле, акчаны кире кайтару сәбәбен документлар белән ныгытырга туры киләчәк. Мисал өчен, авырып киткәндә хастаханәдән өземтә алырга, виза бирүдә язма баш тарту һәм башкалар кирәк. Бу очракта туроператор кулланучыга юллама өчен акча кайтарырга тиеш, әмма әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны тотып калу белән. Мондый чыгымнар туроператор клиенттан алган һәм теге яки бу хезмәтләрне броньлауга һәм сатып алуга сарыф иткән акчалар булырга мөмкин.
    “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законында, клиент әлеге килешү буенча үтәлүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы, диелә. Ягъни, клиент гаебе белән сәяхәт өзелсә, туроператор түләнгән барлык акчаларны клиентка күчерәчәк. Әйтик, ул теләгән кунакханәне броньлый яки кирәкле датага авиабилетлар сатып ала алмаган. Моннан тыш, әгәр клиент хәрби конфликт яки табигый катаклизм аркасында, РФ Чит ил эшләре министрлыгы тарафыннан теге яки бу илгә сәфәрдән тыелса, туроператор клиентка акчаларын тулысынча кайтарырга тиеш.
    Шулай ук еш кына туроператор пассажирларны ташучы позициясенә сылтап, авиарейска билетлар өчен акча кайтарудан баш тарта. Тик РФ Һава кодексы маддәсендә, гражданин очып киткәнче 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча очудан баш тарта икән, ул билет бәясен тулы күләмдә кире кайтарырга мөмкин дип күрсәтелгән. Әгәр бу хәл соңрак була икән, пассажирга очыш һәм  пассажирны һава юлы белән йөртү шартнамәсе буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле булган транспорт йөртүченең чыгымнары суммасыннан 25% күләмендә неустойка түләнү белән кире кайтарыла. Туристлык агентлыклары килешүләрендә турдан баш тарткан өчен баш тарту вакытына бәйле рәвештә штраф санкцияләре күләме билгеләнгән пунктның булуы да еш проблема булып тора. Шуны истә тотарга кирәк: мондый шартлар РФ законнарына каршы килә. Шуңа күрә мондый килешүне имзаларга кирәкми.
    Акчаны кире кайтару соравын рәсмиләштерү өчен түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк: гариза төзергә, туристның килешүне өзү нигезләрен раслаучы документларны рәсмиләштерергә һәм гаризага беркетергә кирәк. Гаризаны ике нөсхәдә төзергә кирәк. Дәгъвалар туроператорга тапшырылу турында белдерүле заказлы хат белән җибәрелә. Дәгъвалар килешү гамәлдә булган көннән соң 20 көн эчендә турист тарафыннан язма формада күрсәтелә һәм дәгъва алынган көннән соң 10 көн эчендә каралырга тиеш. Кайчагында туроператор үз клиентларына альтернатива тәкъдим итмичә һәм аларга акчаны кире кайтармыйча, чартер рейсын мөстәкыйль рәвештә гамәлдән чыгарырга мөмкин. Әлеге хәл кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә, туризм буенча федераль агентлыкка һәм хәтта РФ Мәдәният министрлыгына шикаять белән мөрәҗәгать итү өчен нигезле сәбәп булып тора.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: