Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр җәй Питрәч бассейны янына розалар утырталар, һәм һәр җәйне аларны узып баручылар өзеп ала

Хезмәткәрләр үз хезмәтләрен бәяләүләрен һәм чәчәкләргә кагылмауларын сорый

Ел саен «Сула» бассейны алдында хезмәткәрләр матур чәчәкләр утырталар. Төрледән-төрле розалар утыртылган чәчәклек бассейнга килүчеләрне сөендереп тора һәм тирә-юньгә хуш ис тарата.

Әмма кайберәүләр шул розаларны өзәләр, һәм бу хәл һәр җәй кабатлана. Быел ике яшүсмер дә әлеге матурлыкның бер өлешен өйләренә алып кайтырга теләгән. Бу хәл көндез була. Аларны видеокамера теркәгән.

Бассейн администрациясе халыктан чәчәкләрне өзмәүләрен һәм башкалар хезмәтен хөрмәт итүләрен сорый. Чөнки һәр узып баручы аннан берәр чәчәк кенә өзеп алса да, бассейн каршындагы матурлык юкка чыгачак бит.
Матурлыкны күрә, матурлыкны саклый белсәк иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса