Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Район мәдәният хезмәткәрләре чишмәләрне матурлый

    Бу эшкә шәлеләр дә кушылды.

    Шәле авылында чишмәләр күп. Авыл халкы аларны гел карап, тәртиптә тота. Шушы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре “Ат” чишмәсе территориясен җыештырды. Алар көрәкләр белән чишмә территориясен чүп үләннәреннән арындырдылар, керү юлын чистарттылар.
    Чишмәләрне саклау – табигатьне, авылны саклау дигән сүз. Туган табигатебезне, чишмәләребезне кадерләү барыбызның да изге бурычы. Су чыганакларыбыз югалмаса авылларыбыз да яшәр һәм матурланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: