Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакция ветераны Александра Маринина вафат булды

Александра Аксентьевна 1937 елның 23 апрелендә Питрәчтә туа.

Аның балачагы монда үткән, бу чорда берүнең дә балачагы җиңел булмаганын беләбез. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Питрәч типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Анда берничә ел эшләп, җирле редакциягә эшкә керә һәм бөтен гомерен район газетасына багышлый. Берничә елдан соң белемле, хезмәт сөючән һәм тырыш кешене җаваплы секретарь вазыйфасына күчерәләр. Ул вакытта бу редакциядә иң җаваплы һәм катлаулы вазыйфаларның берсе. Ул чакларда газетаны кулдан җыйганнарын, аның атнага өч тапкыр чыгуын да исәпкә алсак, бу эш бер дә җиңел булмаган. Александра Аксентьевна үз эшен һәрвакыт бик яхшы башкарган. Хезмәте өчен ул күп тапкыр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Җаваплы секретарь вазыйфасында ул утыз елдан артык эшләгән, 1995 елда лаеклы ялга китә, әмма һәрвакыт редакция белән элемтәдә торды, район газетасын һәрвакыт яратып укыды, туганнарын һәм якыннарын газетага яздырды.
Ул 21 сентябрьдә 84 яшендә вафат булды.

Хезмәттәшләрегез күңелендә сезнең турыда якты истәлек мәңге сакланыр! Урыныгыз җәннәттә булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса