Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле мәктәбе укучысы республика генеалогик конкурсында беренче урынны яулады

Кыз әнисе белән бергә гаиләсенең шәҗәрә агачын төзегән.

Шәле мәктәбе укучысы Камилла Ибраһимова “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында беренче урынны яулады. 

– Безнең гаилә һәрвакыт барлык конкурсларда актив катнаша, монда да үз көчебезне сынап карарга булдык. Бу процесска бөтен гаиләбез актив кушылды, аеруча да әбиебез. Ул безнең нәселне өйрәнү белән шөгыльләнә, – дип уртаклашты Камилланың әнисе Фирүзә Ибраһимова.

Шәҗәрә агачында Ибраһимовлар гаиләсе дүрт буынны күрсәткән, шулай ук чыгышы турында мәгълүмат биргән. Аларның нәселе Татар Казысы авылыннан Янчуриннар нәселеннән башлана. Нәселләрендә танылган шәхесләр дә бар, мәсәлән, җырчы, композитор һәм популяр җырлар авторы Зөфәр Хәйретдинов, шулай ук күп кенә педагоглар, мәктәп директорлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса