Алга
  • Рус Тат
  • Салымнарны түләмәсәң, чит илгә чыгармыйлар

    Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җәйге ялларның кызган чорында бюджет алдында бурычлары булган гражданнар өчен суд приставлары тарафыннан илдән чыгу тыелырга мөмкин дип искәртә. Мондый хәл булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

    Вакытлыча чикләүне бетерү өчен төп шарт булып гражданның салымнар түләү буенча үз йөкләмәләрен үтәү тора. Ә салым түләүчеләргә ярдәмгә без "Салым түләүче - физик затның шәхси кабинеты"н булдырдык. Әлеге сервис ярдәмендә бурыч суммасын күрергә генә түгел, ә аның каян барлыкка килүен дә ачыкларга була. Монда ук бурычларны онлайн-режимда түләргә яки теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанцияләр бастырып чыгарырга була.
    Бурычлар турында мәгълүмат федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук суд приставлары федераль хезмәте сайтында бар.
    Пенялар өстәлү һәм приставларга документларны тапшыру тәртибе ничек башкарыла?
    Салым түләүләре буенча бурычлары булган физик затларга суд тәртибендә мәҗбүри түләтү чаралары кулланыла.
    Салым түләү срогы чыкканнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча салым органы физик затның нинди дә булса түләнми калган өлешен һәм бурычларны ачыклау турында документ төзи һәм аңа салым, пеня, штраф, процент түләү кирәклеге турында таләпнамә җибәрә.
    Әгәр бу очракта салым түләнми икән, суд боерыклары яки башкару кәгазьләре суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Суд приставы-башкаручылары бурычлы кешенең акчаларын ала, милекне кулга алуны оештыра, теркәү эшләрен тыя, Россиядән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар кабул итә. Салым түләмәүчегә бурычның җиде процентын тәшкил иткән, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә башкару җыемы суммасын түләргә туры киләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр бурыч күләме 25 мең сумнан артмаса, салым органы салым түләүчегә хезмәт хакы, пенсия яки стипендия түләүче эш бирүчегә салым алу буенча башкарма документларны җибәрергә хокуклы.
    Моннан тыш, Федераль закон маддәсе нигезендә, салым түләү буенча бурычларны үтәүдән туктаган һәр көн өчен бурычлыларга йогынты ясау чарасы буларак пенялар өстәлә. Салым органнары милек салымнарын мәҗбүри түләттерү чараларын кабул итүне көтмичә түләргә киңәш итә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: