Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сергей Михайлов Җиңү парадына җыена

Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Михайлов белән аның ишегалдында очраштык. Ул оныклары белән бергә җыештырып йөри иде. Ул гомер буе эш яраткан. Балаларын да, оныкларын да хезмәт сөючән итеп үстерергә тырышкан.

Сергей Дмитриевич Алексеевск районы Березовая Грива авылында дөньяга килә. Әти-әниләре колхозчы була, шуңа яшьтән эшкә өйрәнеп үсә.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь тула. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка ашкына. Тик яу кырына ул 1944 елда 17 яшен тутыргач кына эләгә ала. Сергей Дмитриевич Балтыйк буенда хезмәт итә. Аны формалашкан комендант взводына билгелиләр. Ул анда 6 ай буе карантинда була. Шуннан соң аларны алгы планга җибәрәләр.

- Мин связист булып хезмәт иттем. Иптәшем белән траншея буенча чыбыклар сузып йөргәнне хәтерлим. Берзаман борылып карасам, ул инде үлеп ята. Бик авыр иде, шуңа да карамастан, алга атладым. Ничек мин исән калдым, үзем дә аңламыйм, - дип хатирәләр белән уртаклаша ветеран.

Җиңү хәбәрен ул Ригада ишетә. Шатлыгына чикләр булмый. Тик аның өчен хәрби хезмәт тәмамланмый әле. Ул кырларны миналардан арындыруда катнаша, хәрби объектларны саклый. Аны туган йортында 7 ел көтәләр.

- Өйгә 1950 елда кайттым. Әле дә хәтерлим, өстемдә хәрби кием, җилкәдә рюкзак, койма аша сикереп төштем - әти-әнине сөендерәм, янәсе. Шул вакыт мине сеңлем күреп алып, әти-әнигә хәбәр итәргә йөгерде, - дип искә ала Сергей Дмитриевич.

Сугыштан соң ул Алабуга училищесына укырга керә. Киң профильле тракторист-машинист һөнәрен алып чыга. Озак еллар "Колай" совхозында комбайнчы булып эшли. Хәрби бүләкләреннән тыш тырыш хезмәт өчен дә мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә лаек була ул.

- Техниканы бик яраттым, ул да мине яратты дип уйлыйм, юкка гына 25 ел комбайнда эшләмәгәнмен, - ди ветеран.

Колай авылында ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата. Алар өйләнешеп, Карповка авылында яши башлыйлар. Өч балалары - Николай, Екатерина һәм Нина үсеп җитә. Ике балалары Казанда яши, бер кызлары үзләре белән тора. Аларның өе бала-чага тавышыннан тынып тормый. Казанда яшәүче оныклары да монда көтелгән кунак.

- Оныкларымны бик яратам. Үзләре дә безнең өчен өзелеп торалар. Сугыш турында сорашалар. Алар белән картлыкны да сизмисең.

Аларның өендә мәктәп укучылары да еш кунак була. Сергей Дмитриевич алар белән аралашырга, әңгәмә корырга ярата. Укучылар кирәк икән булышып та ала. Ветеран янына алар бик теләп йөри.

Җиңү бәйрәменә Сергей Дмитриевич Мәскәүгә төп Җиңү парадына чакырулы. Үзенең бик барасы килә аның. Тик әлегә белми әле.

- Сәламәтлегем ничек булыр бит, - ди ул. - Парад анда искиткеч булыр инде. Быел бит Җиңүнең 70 еллыгы. Кем белә бәлки анда Путинның үзен күреп кулын кысу бәхетенә дә ирешермен?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса