Сезгә уңайлырак булсын өчен үзгәрәбез
Җәмгыять

Сезгә уңайлырак булсын өчен үзгәрәбез

Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезнең өчен яхшырак, уңайлырак булсын өчен барысын да эшлибез. Сезгә кызыклы булган мәгълүматларны җиткерергә, район яңалыклары белән таныштырып барырга тырышабыз.

Шулай ук очрашулар һәм төрле чаралар оештырабыз, сезгә кирәкле булган  товар һәм хезмәтләрне табарга ярдәм итәбез. Хәзер безнең яңартылган pestrecy-rt.ru сайтында боларның барысын да күпкә җиңелрәк  һәм тизрәк башкарып булачак.

                         

“Вперед”-“Алга”  газетасы сайтына ел саен  берничә мең кеше керә. Бу питрәчлеләр генә түгел, алар арасында төрле шәһәрләрдә, илләрдә  яшәп, кече ватаннары, шулай ук  районда яшәүче якыннары һәм туганнарының көнкүреше турында кызыксынучылар да бар.

Без аларга онлайн режимында   кешеләр һәм яңалыклар турында сөйлибез, файдалы мәгълүмат белән уртаклашабыз,  мөһим хәбәрләрне җиткерәбез. Хәзер безнең язмаларны, фотоларны һәм видеоматериалларны карау күпкә уңайлырак.

Яңа заманча форматтагы pestrecy-rt.ru сайты – мобиль. Бу версия  һәртөрле гаджетка – компьютер, телефон, планшетка җиңел яраклаша. Бу көннәрдә сайтны үзгәртү эшләре алып барылды, бу алга таба һәммәбез өчен  тагын да  уңайлырак, кызыклырак, файдалырак булсын өчен эшләнде.