Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суга батучыларны коткару – һәркайсыбызның эше

Җәй көне тормыш көннән-көн матурая. Көннәр буе саф һавада, велосипедта йөрергә, пикниклар оештырырга, җылы кояш нурлары астында назланырга мөмкин. Еш кына, бигрәк тә эссе һава торышы булганда, районыбызның елга һәм күлләре безне ярларына җәлеп итеп торалар. Әмма һәрвакыт куркынычсызлык турында истә тотарга кирәк. Матур җәйге ялны бәхетсезлек очраклары статистикасы боза. Безнең районда узган ел дүрт кеше батып үлгән, быел – бер. Бу саннарны, суда барлыкка килә торган куркыныч турында мөмкин кадәр күбрәк кеше искә төшереп торса һәм ашыгыч хәл булганда, зыян күрүчегә кирәкле ярдәм күрсәткән очракта киметеп була. Күптән түгел бездә сулыкларда коткару җәмгыяте барлыкка килде (ОСВОД).

ОСВОД әгъзалары Казанда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар дәүләт инспекциясендә махсус өч көнлек бушлай укулар уза, шуннан соң һәркемгә матрос-коткаручы таныклыгы, футболкалар бирелә. Әлегә ирекле җәмгыятькә Питрәч, Колай, Шәле авылларында яшәүчеләр кергән, Надеждино һәм Богородск авыллары да оешма үсеше өстендә актив эш алып бара. Район башкарма комитеты  ОСВОДны көймә, коткару боҗралары һәм жилетлар белән тәэмин итте.
- Хәзерге вакытта җирле ОСВОДта нибары 16 кеше бар, бу, әлбәттә, бик аз, - ди гражданнар саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев. - Теләк белдерүчеләр күбрәк булсын иде. Безнең район территориясендә кешеләр күпләп суда ял итә торган урыннар юк (су объектларында массакүләм ял итү урыннары булып 50 һәм аннан күбрәк кеше урнашкан урыннар санала). Теге яки бу җирлектә су коену урыннарын билгеләү өчен, берничә тикшерү үткәрергә, шул исәптән, суның химик составын да куркынычсызлык ягыннан тикшерергә кирәк. Берничә ел элек без район үзәгенең Солнечная урамында санкцияләнгән пляж ачтык, әмма кешеләр анда йөрмәде. Питрәчлеләр Иделне, Каманы өстен күрә, ә күп кешенең имин урын эзләп йөрисе килми, алар якындагы сулыкларны сайлый һәм уйлап та тормыйча, анда су коена. Мондый җиңел ниятле кыюлык күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас бозу, чөнки андый территорияләрдә су төбе тикшерелмәгән, составы өйрәнелмәгән.
Статистика күрсәткәнчә, суда бәхетсезлек очракларының күбесе гражданнар тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һәм спиртлы эчемлекләр куллану аркасында килеп чыга. Шушы көннәрдә Званка торак пункты янындагы күлдә батып үлгән ир-ат белән шулай булган. Ул дусты белән балык тотарга килгән, бер уңайдан су коенырга булган. Дуслар спиртлы эчемлекләр кулланган. Салкын су аркасында кешенең гәүдәсен еш кына көзән җыера һәм ул йөзә алмый. Бу һәлак булучы белән дә шулай булгандыр, мөгаен.
Яр буе зоналарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен административ җәза каралган. Әмма иң куркыныч җәза – кеше суда исерек хәлдә калган килеш тормышы белән саубуллашырга мөмкин. Нигездә, суда яшьләр һәлак була, 2017 елда һәлак булучыларның уртача яше – 40, 2018 елда – 35.
Шуңа күрә салкын һава торышы булганда су коенырга кирәкми. Таныш булмаган урыннарда суга керү бөтенләй тыела. Әти-әниләрнең исләренә төшереп үтәбез, су янында балалар аеруча игътибар таләп итә. Алар берничә секунд эчендә тончыгып үлергә мөмкин.
Теләсә кайсы очракта да, һәр кеше теге яки бу урында су коеныргамы, юкмы икәнен үзе хәл итә. ОСВОД әгъзалары кешеләрне су коенудан бөтенләй тыймыйлар, ә бары тик кисәтәләр генә. Дөрес сүзләр уйланылмаган гамәлләр кылудан коткарып калырга мөмкин. Кеше баткан очракта һәр минут кадерле, һәм коткаручыга дөрес эш итү мөһим. Безнең теләк белдерүче коткаручыларны батучы кешене судан оператив рәвештә тартып чыгарырга һәм медицина хезмәткәрләре килгәнче зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Мондый өйрәтелгән кешеләр күбрәк булса, суда үлүчеләр саны да кимер иде. Бер генә гомерне коткару да зур эш, - дип билгеләп үтте Илнур Мингалиев.
Суда коткаручылар җәмгыятенә балигъ булган гражданнар гына керә ала. ОСВОД әгъзасы булырга теләгән кешеләргә 31-112 номеры буенча районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә чылтыратырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса