Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатьне пычратмас һәм йогышлы авырулар таралмасын өчен

Корбан бәйрәм вакытында корбанлык хайванны чалу катгый билгеләнгән урыннарда һәм ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп башкарылырга тиеш.

Сугым ветеринария-санитария таләпләренә җавап бирә торган мәйданчыкларда үткәрелә. Кан җыю өчен савытлар булырга тиеш. Хайван тиреләре аерым җыела, ә субпродуктлар һәм азык өчен яраксыз эчке органнар утильләштерелә. Калдыклардан хайваннар өчен азык ясыйлар.
Хайваннар сәламәтлеге, аларны тоту һәм куллану өчен аларның хуҗалары җаваплы. Алар әйләнә-тирә мохитнең терлекчелек калдыклары белән пычрануына юл куймаска тиеш. Биологик калдыкларны сулыкларга, елгаларга һәм сазлыкка, көнкүреш чүп контейнерларына ташларга ярамый, аларны чүплекләргә һәм күмү полигоннарына чыгарырга ярамый. Бу кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган йогышлы авырулар таралуга китерергә мөмкин.
Корбанлыкларны күчергәндә, һичшиксез, ветеринария документлары булырга тиеш. Сугымга кадәр 72 сәгать алдан килгән хайваннарны карантинга урнаштыралар һәм бруцеллезга тикшерәләр. Әгәр хайваннар бәйрәм үткәрү чорында сатылмаган икән, аларны да карантинга урнаштырырга һәм бруцеллезга тикшерергә кирәк. Әгәр сатылмаган сарыкны файдалан  максаты белән асрау планлаштырыла икән, 21 көн дәвамында карантин, диагностика тикшеренүләре һәм вакцинация  үткәрергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X