Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатьтә иң яхшы ял – балык тоту

Бу якшәмбедә безнең илдә Балыкчы көне билгеләп үтелә. Безнең районда да күпләр әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Моның өчен табигать тә һәм кешеләр үзләре дә менә дигән шартлар тудырдылар, ерак түгел Идел, Кама, якында гына Мишә елгасы һәм бик күп күлләр бар, аларда төрле балыклар тотарга була. Ә Пановкада һәм Шәледә балык тоту буенча хәтта ярышлар да үткәрелә.

Безнең районда кечесе дә, олысы да балык тоту белән мәшгуль. Питрәчлеләрне якындагы күлләрдә һәм буаларда гына түгел, Кама буенда да күрергә мөмкин. Берәүләр яр буенда утыра, ә кемдер Каманың уртасына кереп балык тота.
Шәлеле Илдус Галиәскәровка сентябрьдә 84 яшь тула, шуңа да карамастан, ул яраткан шөгылен ташламый.
- Мин, күп кенә авыл малайлары кебек үк, балачактан балык тоту белән мавыктым, - ди Илдус абый, - Шәле елгасында ул вакытларда ташбашлар, сагалаклар күп иде. Без күрше малайлар белән көне буе яр буенда утыра идек. Әти-әни безне кайдан эзләргә кирәклеген яхшы белә иде. Ул елларда балык тоту кирәк-яракларын табу кыен иде, безнең кармакларда леска урынына гадәттәге җепләр булды, ыргакны без металл чыбыклардан ясадык, калкавыч урынына агач кайрысы һәм каз канатларын кулландык.
Аннан олы тормышка аяк басарга туры килде – башта армия, аннары туган колхозда эшләү. Яраткан шөгылемә вакыт аз калды. Пенсиягә чыккач, янә кармагымны кулыма алдым. Җәйге һәм кышкы балык тоту белән мавыктым. Төрлечә булгалады, кайчак балык була, ә кайчак юк. Хәзер, нигездә, безнең Шәле буасында балык тотарга яратам. Биредә шулай ук төрле балыклар бар: кәрәкә, алабуга балыгы, карп, сазан, чуртан. Балыкның зурлыгы төрле. Мин иртәнге якта балык тотарга яратам, иртәнге сәгать өчтә мин инде яр буенда. Тотылган балыкны күршеләргә, балаларга таратам. Әмма минем өчен иң мөһиме - ләззәт алу.
Илдус абый агач кармак таягы белән балык тотарга ярата, гәрчә аның бай арсеналында заманча кирәк-яраклар да бар.
Вазыйх Вәлитов та балык тотуга битараф түгел, аңа әле күптән түгел генә 72 яшь тулды, шуның 55 елдан артыгын ул машина йөртүче булып эшләгән.
- Мине балык тотарга әтием өйрәтте, - ди ул, - ул чакта Мишә елгасының Кызылъяр дигән урынында балык бик күп була иде. Кешеләр күп йөрде, беркем дә балыксыз кайтып китми иде. Илдус абый кебек үк, балык тоту белән пенсия яшенә якыная башлаганда мавыктым.  Буш вакытымда мин елның теләсә кайсы вакытында Камага барам. Төнлә, тынлыкта балык тоту аеруча ошый. Бу шөгыль миңа да ял һәм ләззәт бирә, башкаларга да балык тоту белән шөгыльләнергә киңәш итәм.
Һәвәскәр балык тоту законнарын истә тотарга, кагыйдәләрне бозмаска кирәк. Иң мөһиме -елгаларны, яр буйларын чүпләмәскә, бу байлыкны сакларга кирәк.
Вазыйх абый шулай ук балык тоту ярышларында катнаша, Шәледә узган турнирларда ике тапкыр призлы урыннар яулаганы булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса