Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Тау Илендә яшәүче Гөлҗиһан апада кунакта

Бүген дә, алма апа, һәрвакыттагыча көндә кулына ала торган тәсбигын тартып утыра иде…

Без хөрмәт итеп һәм яратып дәшә торган, алма апа - Татар Тау Иле авылында яшәүче Шакирова Гөлҗиһан Габдулла кызы.

Ул 1929 елның 29 апрелендә дөньяга килә. Ямьле, шатлыклы бала чагы сугыш елларына туры килә аның.Тормыш авырлыгы берәүне дә аерып тормый, ачысын да төчесен дә мулдан өләшә. Алма апа да читтә калмый. Сөенечләре, шул ук вакытта көенечләре дә җитәрлек була аның. Сугышка әтисен, өч абыйсын озата ул. Абыйларының берсе сугыш кырларында вафат була, икенчесе яраланып, бер кулын калдырып кайта. Тормышның каршылыкларына карамастан, күңел көрлеген, зиһенен саклап калган, беркайчан да зарланмый, 86 яшьлек сабыр холыклы, ачык күңелле, мөлаем йөзле - алма апа.

«Сигез яшемнән ат җиктем» - дип искә ала ул күз яшьләрен сөртә-сөртә, шул ук вакытта «Минем әйтәсе килгән сүзләрем бик күп, авыл тарихы турында, бер китап язарлык» - дип өстәп куя елмаеп…

Картлык һәркемгә дә килә. Гомер көзенә якынлашкан саен һәркем ярдәмгә мохтаҗ. Хәзерге көндә Гөлҗиһан Габдулла кызы кадерле әни, әби булып балалары тәрбиясендә яши. Ул изге догалар укый-укый, яхшы теләкләрен тели-тели ходайдан ярдәм сорап көннәрен уздыра. Аңа исән-сау булып, ходай биргән гомерен авыртмыйча, гел шундый ак әби булып, гомер итәргә язса иде…

Һәркайсыбыз тормыш сынаулары аша үткән өлкәннәрне булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, тормышларын җиңеләйтергә тырышыйк. Кайчак кеше күңеленә бер җылы сүз дә җитә бит…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Татар Тау Иле, Очрашу