Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында ГТО өчен спорт мәйданчыклары булдырыла

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән.

Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Шулай ук Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.
Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше