Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Царево" лицеенда туган телне өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган

Быелгы 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Шул нисбәттән файдаланып, “Царево” утарында урнашкан Галимҗан Камалиев исемендәге муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе күп прпофильле лицейда телләрне саклау, тарихны өйрәнү, эзләнү, сәнгать, мәдәниятне күтәрү эшләре гөрләп баруы турында сөйләп китәсем килә.

Әйе, чыннан да бу матур сүзләр белән генә сырлау түгел, ә чынбарлыкта шулай. Лицей 2020 елда эшен башлады. Төрле мәктәпләрдән үз микрорайонында урнашкан, күрше авыл җирлекләрендә яшәгән балаларны җыеп, җиң сызганып эшкә кереште. 

 Иң беренче мәктәп кануннарына төшенеп, бер гаиләгә туплау эше булса, икенче фәннәрне ныклап өйрәтү, өйрәнү иде. Укучыларыбыз сынатмады, татар теле буенча олимпиада да Абрамова Снежанна 8 нче сыйныф укучысы рус телле укучылар арсында муниципаль турда беренче урынны яулады. Муса Җәлил укулары дип исемләнгән халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабында Дәминова Рамилә беренче сыйныф укучысы өченче урынны яулады. Галимҗан Ибраһимов исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә Перемячкина Ләйсән Һәм Галкина Ариана 6-7 нче сыйныф укучылары 3 дәрәҗә дипломнар алып кайтты. 

Лицейдагы һәр укучы ана телен яратып һәм теләп өйрәнүе безнең мәктәп тормышында нык чагыла. Кайсы гына чараны алсаң да, моңлы татар җырларсыз һәм дәртле төрле милләт биюләрсез үтми. Балалар төрле район һәм республика күләмендә үткәрелә торган бәйге, чараларда бик теләп катнашалар. Республика бәйгесе “Татар сүзе”, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадада “Мин татарча өйрәнәм”, Риза Фәхретдин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә шулай ук республика күләмдә, район бәйгесе “Яшә син туган тел” һәм башка бик күп чараларда һәм туган телебезне хөрмәт итеп, яратып өйрәнүләренең югары ноктасы дип уйлыйм. 3-4 нче сыйныф укучылары Шаян ТВ программасында Акыл-батл тапшыруында да төштеләр. Акыл-батл эрудитлар өчен белем сынау мәйданчыгы, җавапларны үзләре бәяли, дүрт тур дәвамында балалар алып баручы роботның сорауларына җавап бирә дүрт тур дүрт этаптан тора, финал этабында исә иң акыллы бала исәпләнә.

Лицеебызда туган телне, ана телен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Югары белемле остазлар дисеңме, үзеңне күрсәтергә якты, иркен сәхнәме, төрле-төрле уен кораллары, җиһазландырылган һәм интернет чараларына тоташтырылган китапханә, болар барысы да киләчәк буынны зыялы, тәрбияле, белемле, иманлы, үз телендә, ана телендә рәхәтләнеп сөйләшә аңлаша алсын өчен тудырылган шартлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез