Царевоның “Үсенте” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе гөрләде
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе ата-ана өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим матур бәйрәм чарасы. Әлеге бәйрәм сабыйларыбыз өчен зур вакыйга. Зур тормышка аяк басуның беренче баскычы. Әлеге баскычлар алар тормышында әле күп булачак!
24 майда “Үсенте” балалар бакчасында иртәдән бәйрәм мохите хөкем сөрде. Бакча бик матур итеп бизәлгән, берсеннән-берсе матур, шат күңелле сабыйлар йөгерешәләр, ашыгалар. Тик әти-әниләрнең генә күңелләрен бераз моңсу катыш шатлык биләп алган. Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә икән бит. Әле кайчан гына бу якты дөньяга аваз салган сабыйлары, инде балалар бакчасының матур итеп бизәлгән актлар залына басып үзләренең икенче йортлары – балалар бакчасы белән саубуллашу җырларын җырлыйлар. Чыннан да вакыт бик тиз үтә, шушы кыска гына вакыт аралыгында балалар бакчасы, тәрбиячеләр балалар күңеленә аерым урын алып торырлык итеп кергән. Анысы бәхәссез! Чөнки тәрбияче әти-әнигә караганда да күбрәк вакытын шушы сабыйларга багышлый.
Быел 12 группаның тәрбиячеләре – Дикунова Светлана Юрий кызы, Нурмыева Руфия Шакиръян кызы һәм музыка җитәкчесе Толовенкова Дарья Владимир кызы үзләренең яраткан тәрбияләнүче сабыйларын мәктәп юлына озаттылар. Әлеге искиткеч матур эчтәлекле бәйрәмне оештыруга педагогларның бик күп көче киткәне, ә балаларның, үз чиратында, әти-әниләр белән берлектә бик җаваплы итеп әзерләнгәнлекләре сизелеп тора. Күңелдәге хис-тойгыларны, рәхмәт, моңсулык, шатлык сүзләрен балалар искиткеч матур эчтәлекле шигырь һәм җырлар аша белдерде. Сабыйлар җырлаганда, биегәндә күңел тагын да йомшара, күзләргә шатлык яшьләре тула.
Безнең нәниләребез “Үсенте” балалар бакчасы белән саубуллашты һәм алдагы тагын да мөһим вакыйга – мәктәп тормышына аяк басу этабына җиттеләр. Әле алда бик күп чишелмәгән серләр, белем дөньсына сәяхәт көтә. Ел саен безнең бакчабыз берсеннән-берсе сәләтлерәк, акыллырак балаларны мәктәп тормышына җибәрә. Һичшиксез, араларында әле танылган табиб, галимнәр, җырчылар, укытучылар булачагына шигебез юк. Һәр бала үзенә күрә бер йолдыз, кабатланмас сәләт ияләре.
Ә без, үз чиратыбызда, сабыйларга иң-иңнәре булуларын, белем дөньясында югалып калмыйча алга баруларын теләп саубуллашабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia