Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул гомере буе бер урында гына эшләгән

Шушы көннәрдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Шуннан соң ук Колай авылының мактаулы медицина хезмәткәре Мария Тихоновна Широкова туксан яшьлеген бәйрәм итте. Ул кунакларны яраткан гаиләсе белән зур өстәл артында каршы алды.

Мария Тихоновна Колай авылында туа һәм бүгенгә кадәр шунда гомер итә. Шунда ук ул кырык ел санитар булып эшли. Сугыш чоры балалары кебек үк, ул да белем алырга өлгерми кала, мәктәптә нибары өч сыйныф кына укый. Кияүгә чыгып, өч ир бала таба. Олы уллары бик иртә үлә. Бу югалтуны кичерергә аңа яраткан ире ярдәм итә. Михаил Семенович Широков күп балалы гаиләдә тугызынчы бала булып туган. Фронтка эләкми. Җиде сыйныф, аннан соң училище тәмамлый. Совхозда кырык елдан артык эшли, анда тракторчы да, комбайнчы да, слесарь да була. Бу елның май аенда ире белән алар җитмеш ел бергә яшәүне бәйрәм иткән булырлар иде, әмма февраль аенда, кызганыч, ире инсульттан соң туксан яшьтә вафат була. Хәзер Мария Тихоновнаның ике улы исән, ике оныгы, һәм ике оныкчыгы бар.
- Минем каенанам Мария Тихоновна бик әйбәт кеше. Үземне хәтерләгәннән бирле, ул гомере буе эшләде. Терлек асрады, барчабызга җитәрлек итеп пироглар пешерде. Минем балаларым, оныгым, җәйгә һәрвакыт шатланып аның янына кайталар, - дип сөйләде килене Любовь.
- Әнинең хезмәт кенәгәсендә нибары бер язма бар. Ул бөтен гомерен медицинага багышлады. Башта бик авыр булды, ә аннары яңа медпункт ачылгач, эшләү күпкә җиңеләйде, дип әйтә торган иде әни, - дип уртаклашты кече уллары Александр.
Мария Тихоновна турында барысы да яратып кына сөйли. Чөнки ул бар авыл халкы турында кайгырткан. Питрәч хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Сергеевна искә төшереп узганча, Мария Тихоновна һәр пациентны һәрчак йөзеннән ук таныган, кемгә нинди препарат ясарга кирәклеген һәрвакыт истә тоткан. Ә аның сменасында эш урыны һәрчак чисталыктан балкып торган.
Мария Тихоновна үзе сөйләгәнчә, бу эш аның өчен шатлык кына китергән, ә юбилярның иң зур куанычы – уллары. Шуларның берсе Александр аның белән яши. Йортта чисталык, ә ана һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Гаилә котлауларына район хакимияте һәм Колай авылы советы җитәкчесе дә кушылды. Алар юбилярга чәчәк бәйләмнәре, Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса