Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйча эшлиләр

Күптән түгел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр, район хезмәтчәннәре аны лаеклы күрсәткечләр белән каршы алды. «Рацин-Шәле» ҖЧҖнең иң яхшы хезмәткәрләре - сыер савучы Резедә Гайнуллина һәм комбайнчы Сәлим Исламов үз тормышлары һәм эш-гамәлләре белән уртаклаштылар.

     

“Мин балачактан бирле фермада”
- 1989 елда сыер савучы булып эшли башладым, - ди районның алдынгы сыер савучыларының берсе “Рацин-Шәле” ҖЧҖдән Резеда Гайнуллина.
Гади колхозчылар гаиләсендә тудым, әнием Язилә сыер савучы, ә әтием Гыйльметдин механизатор иде. Раушания апабыз белән кечкенәдән әнигә бу авыр эштә булышырга йөрдек. Сүз уңаеннан, ул фермада кырык бер ел сыер савучы булып эшләде.
Безне эшнең барлык нечкәлекләренә ул өйрәтте дә инде. Сыерлар елдан-ел үзгәрә, малларның да үз холкы бар.
Без шулай бергә тату эшләдек – мин, апам һәм әни. Хәзер минем белән бергә киленем Гөлинә эшли.
Безнең эш көне иртәнге биштә башлана, киләбез, җыештырабыз, ашатабыз. Сәгать 6да сыер сава башлыйбыз, савымга якынча 2-3 сәгать китә. Аннан сыерларны кардаларга чыгарабыз.
Кичке сменаны унбиш сәгатьтә башлыйбыз. Хәзер миндә 60 сыер, беренче вакытта 50 иде.
Азык җитәрлек, савым яхшы, хезмәт хакын лаеклы алабыз, шуңа күрә яхшы кәеф белән эшлибез.


“Мин механизаторлар династиясеннән”


Шәледә Исламовлар гаиләсен яхшы беләләр, гаилә башлыгы Әмин абый гомере буе механизатор булып эшләгән, өч улын хезмәткә өйрәткән. Уллары да әтисе юлыннан киттеләр, шулай ук механизаторлар булдылар. Дөрес, Әмин абый үзе мәрхүм инде, уртанчы уллары Илһам һәм кечесе Илфан фаҗигале төстә һәлак булган.
Олы уллары Сәлим балачактан комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, ә 1976 елда үзе өлкән комбайнчы була.
- Беренче комбайннарыбыз СК-4 маркалы иде, - ди Сәлим Исламов, - аннары төрле маркадагы барлык комбайннарда диярлек эшләргә туры килде.
Инде җиденче ел терлек азыгы җыю комбайнында эшлим, башта “МакДон”да, хәзер “Ягуар”да.
Улым Рәсим машина йөртүче булып эшли, буш вакытларында миңа ярдәм итә, шуңа күрә безнең династия дәвам итә.
Быел люцерна да, кукуруз да әйбәт булды, бик тиз җыела, барлыгы унбер техника сенаж ташыды, шулай да кайвакыт өлгермәделәр, басулар да ерак.
Кышкы вакытта җирле мәктәптә газ котельныенда оператор булып эшлим.
- Сәлим абый иң беренчеләрдән булып эшкә килә, техниканы карый һәм иң беренче булып эшкә китә.
Тырыш, үз эшен яхшы белә, яшь хезмәттәшләр өчен үрнәк булып тора ул, - диде алдынгы механизатор турында гараж мөдире Марат Сафьянов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса