Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЯҢА БОЗ САРАЕ СЕЗНЕ КӨТӘ

31 августта Питрәч районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов килде.

Президент үзенең визитын районның иң эре оешмасы - "Ак барс" кошчылык комплексыннан башлап җибәрде. Биредә ул эш барышы белән танышты, эшчеләр белән аралашты. Соңыннан Рөстәм Нургалиевич район үзәгендә төзелгән боз сараен тантаналы ачуда катнашты.
Президент питрәчлеләрне әлеге искиткеч бәйрәм белән тәбрик итте һәм бүген ачылган боз сараеның республикада инде утыз алтынчы боз сарае булуын әйтеп китте. Әлеге объектлар барысы да "Бердәм Россия" сәяси проекты һәм хөкүмәтебез ярдәме белән төзелә. Питрәчлеләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрик итеп, Рөстәм Миннеханов әлеге ябык боз сараеның иртәдән кичкә кадәр ачык булуын һәм биредә район гына түгел, республикабызның да данын якларлык хоккейчылар үсеп чыгуын теләде.
Республика Президенты район спортчыларына бүләк итеп спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды.
Питрәчлеләрне әлеге истәлекле дата белән Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова котлады. Ул бары тик Татарстан Республикасында гына шул кадәр боз сарайлары булуын әйтеп китте: "Сезнең хоккейчыларыгыз республиканың гына түгел, Россия командасына да керәчәгенә ышанам!" - диде ул.
Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзенең чыгышында бүгенге көннең мөһимлеген тагын бер кат искәртеп китте: " Хәзер районыбыз хоккейчылары ел әйләнәсе бозда шөгыльләнә алачак.
Ә бу исә үз чиратында тагын да яңа җиңүләргә ирешергә зур мөмкинлек бирәчәк", - диде.
Сарайны тантаналы ачканнан соң, республика кунаклары һәм питрәчлеләр боз сараена үттеләр. Биредә Казанның яшь фигуралы шуу осталары музыкаль-хореография композициясе күрсәттеләр.
Бу көнне Питрәч боз сараенда "Питрәч" һәм Казанның Авиатөзелеш районы "Смена" командасы арасында хоккей матчы уздырылды.
Үзенең визитын тәмамлап, Рөстәм Миннеханов реконструкциядән соң ишекләрен ачкан Питрәч 2 нче урта мәктәбен дә карап чыкты. Ул биредә сыйныф кабинетларын карады, укучылар һәм укытучылар белән аралашты.
Бер мәктәп укучысы Татарстан Республикасы Президентыннан: "Сез дә шундый матур мәктәптә укыдыгызмы?" - дип сорады. Рөстәм Миннеханов бу сорауга: "Безнең мәктәп тә бик матур иде, тик сезнеке яхшырак", - дип җавап бирде.
Чыннан да, мәктәпне хәзер танырлык та түгел. Ул шәһәр дәрәҗәсендәге уку йортларына тиңләшерлек. Ремонт барышында биредә уку корпусының иске икенче катын яңарттылар, ашханәне төзекләндерделәр. Иске спортзал урынында яңа актлар залы пәйда булган. Яңа уку корпусы да төзелгән, бирегә 16 сыйныф кабинеты урнашкан. Биредә урта һәм югары сыйныф укучылары укыячак. Барлык кабинетлар да яңа җиһаз белән заманча итеп җиһазланган. Мәктәп тирәсендә дә искиткеч тәртип, бөтен җир шау чәчәккә күмелеп утыра. Укытучылар коллективы Татарстан Республикасы Президентына шундый зур бүләк өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Республика башлыгы мәктәпкә бүләк итеп, җиһаз алу өчен сертификат тапшырды.
Быел "Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы буенча районда 3 мәктәп яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса