Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа төзелешләр барганда тормыш та алга атлый

Төзүчеләрнең хезмәтенә һәм осталыгына җәмгыять тарафыннан ихтыяҗ бар икән, тулы ышаныч белән тормышыбыз имин икән дияргә була. Чөнки төзелеш, чын мәгънәсендә, тормыш, үсеш һәм алга китеш күрсәткече. Районның төзелеш тармагында уңай динамика саклана. Узган ел йөзләгән гаилә өй туен билгеләп үтте, социаль объектлар төзү, юллар төзү һәм гамәлдәге инфраструктурага капиталь ремонт ясау дәвам итә.

өлкәсендәге казанышлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
- Безнең район торак тапшыру буенча республика рейтингында тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны биләп тора. 2019 елда «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында 9 гаилә торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр алды. Болар-«АгроЛак» ҖЧҖ механизаторы, «Ак Барс Питрәч» кошчылык комплексы» ҖЧҖдән электромонтер һәм слесарь-сантехник, «Рацин Шәле» ҖЧҖ тракторчысы, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ лаборанты, район үзәк хастаханәсе санитаркасы һәм «Кайгырту” социаль үзәге завхозы. Ленино-Кокушкино һәм Кощак авылларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыга һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучының тол хатынына торак бирелде. Шулай ук Салкын Чишмә, Колай һәм Питрәч авылларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан өч кеше торак белән тәэмин ителде. Питрәчтә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының балачактан инвалид улы, Шәле авылыннан балачактан авыр формадагы авыруы булган инвалид фатир алдылар.


2020-2022 елларда үзәкләштерелгән финанслау чыганаклары һәм районга акча җәлеп итү хисабына түбәндәге объектлар төзелеше алып барылырга тиеш:
- Ленино Кокушкино, Шигали, Күн, Шәле, Питрәч авыл җирлекләрендә юл участоклары ремонтланачак;
- «Чиста су» программасы буенча Питрәчтә һәм Ленино-Кокушкинода су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырыла;
- урамнарны яктырту программасы буенча яктырткычлар, СИП (бишенче чыбык), Татар Тау Иле, Көек, Званка, Ленино-Кокушкино, Белкино авылларында исәпкә алу узелларын монтажлаячаклар;
- торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощак, Пановка, Колай авылларында 9 йорт яңартылачак;
- Татар Тау Иле авылының «Әкият» балалар бакчасы, Питрәчтә ветеринария берләшмәсе бинасы, «АгроЛак» ҖЧҖ һәм «Макс Ойл» ҖЧҖ хуҗалыкларының ындыр табакларына капиталь ремонт ясалачак;
- «АгроЛак» ҖЧҖдә силос-сенаж траншеясы төзү дә планлаштырыла;
- Званкада яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк;
- Иске Шигали, Карповка, Надеждино авылларында яңа модульле ФАПлар барлыкка киләчәк;
- Татар Тау Иле җирле авыл Советы өчен яңа бина төзеләчәк, ә Кәвәлдә авыл Советы бинасына капиталь ремонт ясалачак;
- Питрәч һәм Кощак авылларында биологик чистарту корылмалары төзеләчәк;
- «Царево» торак комплексында 220 урынлык, Питрәчтә 140 урынлык, Богородскийда 220 урынлык һәм «Светлый» торак комплексында 120 урынлык балалар бакчалары төзелеше планлаштырылган;
- Питрәчтә мәдәни үсеш үзәге төзү күздә тотыла;
- Пимәр авылында яңа мәдәният йорты, Надеждино авылында яңа күпфункцияле үзәк төзеләчәк;
- шулай ук Надеждино һәм Колай авылларында блок-модульле пунктлар төзү дә каралга

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса