Шәле авылы "Заһир" мәчетендә ел саен үткәрелә торган "Минем мәчетем" икенче балалар иҗаты конкурсы нәтиҗәләре игълан иттеләр.
Балалар конкурс өчен агач материалларыннан һәм шырпылардан 10 төрле макет ясадылар. Иң үзенчәлекле макетлар булып, шырпылардан, 200 коробкадан, фанердан ясалган тәрәзәле мәчетләр саналды. Яшь архитекторлар үзләренең кул эшләнмәләренә "Мәдинә", "Зөбәер", "Мәрзия" дигән исемнәр бирде. Нәтиҗәдә, беренче урынны И.Зөбәеров алды, икенче урынны И.Сөнгатуллин һәм Д.Сөнгатуллин бүлеште, өченче урынны А.Таҗетдинов алды. Конкурс җиңүчеләре бүләкләр алды.