Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Җырым белән җиңдем дошманны”

Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә «Ватанга дан» дигән традицион район конкурсы узды. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Җыр һәрчак күңелләрне җылыта, батырлыкка өнди, дуслык, мәхәббәт турында сөйли һәм хәтта сугыш афәте беразга гына тынып торган чакларда окопларда, землянкаларда да солдатларның күңелен юата, яшәр өчен көч бирә. Һәлак булган солдатларны искә алырга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтергә патриотик җырлар конкурсына төрле яшьтәге балалар килгән иде. Вокал белән шөгыльләнүчеләр һәм иҗат коллективлары үз номерларын аеруча дулкынланып, бар буш вакытларын репетицияләргә багышлап әзерләгән иде. Кайбер яшь катнашучыларның тавышлары калтырады, шуңа да карамастан, аларның җырларны күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарулары, ирексездән күзләрне яшьләндерде.
«Эх дороги» хәрби җырын «Импульс» ансамбле дулкынландыргыч инсценировка белән башкарды, балалар аны үзләре уйлап тапкан. Сюжет буенча солдатның әнисе яраткан улын сугышка озата.
- Мин музыка мәктәбендә укыйм, скрипкада уйныйм, бүген сәхнәдә беренче тапкыр җырлыйм. Бу минем вокаль дебютым дип әйтергә була. Без дәресләрдән соң, атна буе тырышып әзерләндек. Репетицияләр ике сәгать тирәсе барды. Безнең коллектив составында алты кеше, аларның дүртесе - җырчы һәм ике актер, - дип сөйләде Питрәч 2 нче мәктәбе укучысы Камил Димьяненко.
Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр кешесе өчен иң кырыс сынау булды. Әмма рухи ныклыкны һәм җиңүгә ышанычны саклап калырга музыка ярдәм итте. Җырлар бәхетле киләчәккә ышаныч тудыручы көчле коралга әверелде. Ул еллар мохитенә тулысынча чуму өчен балалар махсус костюмнар да әзерләгән.
- Мин бүген Бөек Ватан сугышы чорының хәрби формасын кидем. Без аны үзебез тектек. «Фантазия» ансамбле белән без «Казаки в Берлине» җырын башкардык. Сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе бар инде, шуңа күрә дулкынланмадык диярлек, - дип уртаклашты безнең белән Колай мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Алинә Юнысова.
Быел беренче тапкыр Гран-при билгеләнде, аны Роберт Миңнуллин яулады, ул «От чего так в России березы шумят» җыры белән чыгыш ясады. Роберт үзе әйтүенчә, җыр-моң аны үзе тартып китергән. Мәктәп дәресләреннән буш вакытында ул төрле «минусовкалар»га җырларга яраткан. Аңа сәхнәдә чыгыш ясау һәм тирән мәгънәле җырлар башкару бик ошый. Шуңа күрә сугыш, намус, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт турындагы җырларны ул аеруча ярата.
Ике ел элек ул беренче тапкыр «Ватанга дан» конкурсында «Русский парень» җыры белән чыгыш ясаган һәм егетләр арасында беренче урынны алган.
- Ул вакытта мин шулкадәр дулкынландым, тезләрем калтырады. Тик бишенче тапкыр чыгыш ясаганнан соң, бу курку бетте. Минем белән вокаль буенча берәү дә шөгыльләнмәде, мин үзем өйрәндем. Миңа патриотик конкурслар, фестивальләр ошый, алар кешеләргә үзләренең Ватанга булган мәхәббәте турында сөйләргә булыша. Мин «Любэ» төркеменең җырын очраклы гына сайламадым. Минемчә, ул бигрәк тә рус кешесе рухын төгәл тапшыра, моннан тыш, аның музыкасы матур, ә сүзләре күңелләргә үтеп керә. Яшьтәшләрем ишетсен, аның мәгънәсенә төшенсен өчен, һәрбер җырны бөтен күңелемне биреп башкарам. Мин аларның ата-бабаларыбыз тырышлыгы белән тыныч тормыш урнашкан Россиядә яшәү турында уйлануларын телим, ә бу барысыннан да мөһимрәк, - дип сөйләде ул.

 

Вокаль ансамбльләр арасында беренче урыннарны яшьләр үзәгеннән «Гармония», Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбеннән «Фантазия» коллективлары һәм Богородск мәктәбеннән «В одном ритме» балалар иҗат студиясе яулады.
Вокаль ансамбльләр арасында икенче урынны Питрәчнең 2 нче мәктәбеннән «Импульс», Колай мәктәбеннән «Патриоты», «Фантазия» ансамбльләре һәм Пановка мәктәбе укучылары вокаль ансамбле яулады.
Өченче урынны Питрәчнең 2 нче мәктәбеннән «Моңлы тамчылар» ансамбле, Кощак мәктәбеннән «Пламя» вокаль дуэты һәм Надеждино мәктәбеннән «Надежда» ансамбле яулады.
Вокал-соло номинациясендә беренче урыннарны Питрәч 1 нче мәктәбе педагогы Надежда Полякова, Яшьләр үзәгеннән Алинә Минһаҗева, Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе
•  укучылары Яна Җиһанова һәм Сәидә Хәсәнова яулады.
Икенче урынны Яшьләр үзәге вокалчылары Лилия Исмәгыйлева һәм Софья Глухова яулады. Урта төркемдә икенче урынны Питрәч 1 нче мәктәбеннән Карина Агафонова һәм Колай мәктәбе укучысы Аделина Гыйльфанова алды.
Вокал-соло номинациясендә Колай мәктәбе укучысы Анастасия Павлюк һәм Пановка мәктәбе укучысы Динә Фәттахова өченче урынны яуладылар. Жюриның махсус призын Богородск авылы укучысы Каролина Әхтәмовага тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше