Бу хакта «Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
Татарстанда «Идел» М-7 трассасында киләсе елда тагын җиде модульле җәяүлеләр кичүен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
«Идел аша күпергә керү юлында, "Смородинка" һәм "Киндери" бакча ширкәтләре, Дәрвишләр һәм Арча чишелеше, «Нева» бакча ширкәте, Карповка бистәсе, Шәле авылы һәм Поспелово авылы янында төзү планлаштырабыз", – дип сөйләде ул.
Нурмөхәммәтов ассызыклаганча, модульле җир өсте кичүләре үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады: алар урнаштырылган участокларда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Узган ике елда Йошкар-Ола — Яшел Үзән һәм М-7 трассаларында җиде яңа модульле кичү барлыкка килде.
«Татарстанның федераль трассаларында куркынычсызлыкны арттыру программасы 2023 елда старт алды. Киләсе елда инфраструктура үсеше дәвам итәчәк», - дип йомгаклады идарә башлыгы.