Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Игътибар! “Көләч йөзле бала” фотоконкурсы игълан ителә

    Әни өчен сабыеның елмаюыннан да искиткечрәк нәрсә юктыр?

    Әти-әни өчен балаларының яхшы халәте, аның яхшы кәефеннән дә мөһимрәк нәрсә була аламы? Ә баланың елмаюы - ул тормыш сөючәнлек күрсәткече. Балагызны шатланып, елмаеп көлгән вакытта фотога төшегерегез һәм конкурска җибәрегез.

    13 марттан 20сенә кадәр сабыегызның фотосын algared@yandex.ru (1 фото) электрон адресына җибәрегез. Үзегезнең фамилиягезне, баланың исемен һәм яшен, телефон номерыгызны күрсәтегез.

    21 марттан 27 мартка кадәр "Вперед" -"Алга" газетасы сайтында (pestrecy-rt.ru) җиңүчеләрне (3 урын) билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү үтәчәк.

    Җиңүчеләр Питрәч авылы, Гаврилов урамы, "Каймак" сәүдә үзәге, 2 кат адресы буенча урнашкан безнең даими спонсор - Габдрахманова Р.И. ИП "Портрет" фотосалоныннан бүләкләр алачак.

    Сездән шатлыклы фотосурәтләр көтеп калабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: