Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районының сөйкемле, гүзәл затлары өчен яңа фотобәйге

    Районыбызның чибәр кызлары һәм хатын-кызлары! Менә көз дә килеп җитте, барыбыз да өсләребезгә матур пальто һәм плащларыбызны киеп йөри башладык.

    Әлбәттә, сезнең яраткан шарфларыгыз, матур эшләпәләрегез дә бар. Сез әле дә шушы матурлыкны яшереп йөрергә уйлыйсызмы?

    "Вперед"-"Алга" район газетасы редакциясе "Көз гүзәле - 2015" фотобәйгесе игълан итә һәм анда актив катнашырга чакыра. Моның өчен 8 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр көзнең матурлыгын күрсәтүче бер фотогызны безнең algared@ yandex.ru электрон адресына юлларга тиеш буласыз. Барлык катнашучылар исем, фамилияләрен, адресларын һәм телефон номерларын күрсәтергә тиеш.

    Аннан соң "Вперед"-"Алга" газетасының pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчеләрне билгеләү өчен 23 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр интернет-тавыш бирү үтәчәк.

    "Көз гүзәле-2015" фотобәйгесендә җиңүчеләрне спонсорыбыз ИП Д.С.Закировадан "Радуга детства" уен бүлмәсенә (Питрәч авылы, Казан урамы, 1А йорт) бер тапкыр баруга һәм "Диана" матурлык салонына (Яшьләр урамы, 15 нче йорт) бер тапкыр бару өчен сертификатлар һәм башка призлар көтә.

    Барыгызга да уңышлар телибез һәм сездән фоторәсемнәр көтеп калабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: