Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Автомат коробкалы машинаны «үтерә» торган дүрт хата

Автомат тапшыру тартмасы куелган машиналар белән алга-артка «буксовать» иттереп торырга ярамый.

Аutonews порталы экспертлары автомат коробкалы (АКПП) машинаны сафтан чыгара торган дүрт хата турында әйтте. 

Белгечләр гидромеханик принципта эшли торган «автоматлар» хакында сөйли. Роботлаштырылган һәм вариаторлы коробкалар турында бу хәбәрдә әйтелми. 

Автомат коробкалы машинаны озак һәм ерак юлга тарттырып бару — аны ватуның иң тиз ысулы. Автоматлы машинаны 50 км/сәг тән артык тизлектә һәм 50 км артык ераклыкка «буксировать» итәргә, ягъни тарттырып алып барырга ярамый. 

Машинаны җылытмыйча гына йөрү дә автомат коробканы сафтан чыгара. Чөнки урамда салкын булганда, «автомат мае» дип атап йөртелә торган ATF сыеклыгы үзлерәк була һәм үзлекләрен югалта башлый. 

АКПП куелган машинада кирәк булмаган чакта да нейтраль тапшыруны тоташтыру (мәсәлән чатта туктаганда) хата булып тора. Механик коробкалы машиналарда йөреп ияләнгән кешеләр, гадәттә, автоматлы машинада да «нейтралка» тоташтыра. Белгечләр автоматлы машинада барлык гамәлләр дә машина тулысынча туктап беткәч һәм тормоз педаленә басып кына эшләнергә тиеш булуын искәртә.

Юлсыз җирдә батып калган машинаны алга-артка йөрткәләп чыгарырга маташу да автомат коробканы эштән чыгара. Мондый машиналар белән алга-артка «буксовать» иттереп торырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД