Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Сак йөрегез зур юлларда

Узган атнада безнең районда ун юл-траснпорт һәлакәте теркәлгән. Иң куркыныч авария җомга көнне Иске Шигали авылы янында булды.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Мицубиси Паджеро" куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ"га бәрелгән. Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Шаһитлар Интернетка коточкыч видеоязма да куйганнар. Әмма аны күргәннән соң да үзләрен юлда саграк тотучылар арттымы икән соң?
Хәтта юл читендәге һәйкәлләр һәм веноклар да машина йөртүчеләрне тизлекне киметергә, руль артында утырган килеш телефоннан сөйләшүдән туктарга мәҗбүр итми. Кызганыч, күпләр хәтта иң катгый юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә санга сукмый. Атна саен исерек килеш автомобиль йөртү очраклары теркәлә.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, игътибарлы һәм сак булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса