Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Афәрин, кызлар

16 апрельдә Казанда "Юность" мәдәният сараенда Г.Тукай тууының 130 еллыгына багышланган "Туган телем - Тукай теле" ачык район фестиваль-конкурсы булып узды.

Бу конкурста безгә дә катнашу бәхете елмайды. Конкурста 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнашты. Ул 3 номинациядә узды. 5-7гә, 8-11гә, 12-14 яшькә кадәр. "Вокал-соло", "Әдәби театр", "Нәфис сүз". Бу конкурста Казан шәһәреннән, Мари Эль, Чувашия республикасыннан, Арча, Биектау районнары, мәктәп, гаимназияләре һәм башка районнардан, барлыгы 200дән артык бала, төрле номинацияләрдә катнашты. Шул исәптән безнең Чыты мәдәният йортыннан да 12-14 яшькәчә номинациядә 2 бала катнашты. Болар Чыты гомуми белем бирү мәктәбе укучылары. 5 сыйныф укучысы Лепетюк Радмила Вячеславовна һәм 6 сыйныф укучысы Филиппова Карина Вячеславовна. Радмила "Нәфис сүз" номинациясендә катнашып, диплом белән бүләкләнде. Карина "Вокал-соло" номинациясендә катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, лауреат булды. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Уңышлар сезгә, кызлар, афәрин булдырасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X